Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әтнә балалар иҗаты видеофестивале республика дәрәҗәсенә күтәрелә
Ике елга бер тапкыр район күләмендә үткәрелүче Әтнә балалар иҗат фестивалендә Саба районыннан килгән кунаклар да катнашты.
(Әтнә, 31 март, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”, Фәридә Филатова). Ике елга бер тапкыр район күләмендә Әтнә балалар иҗат фестивале быел Бәрәзә төп мәктәбендә узды, дип яза районның «Әтнә таңы» газетасы.
Быелгы фестиваль бигрәк тә үзгә булды. Үзләре сайлап алган теманы бөтен нечкәлекләренә кадәр аңлап, җиренә җиткереп башкарганнар. Төшерүчеләрнең балалар икәнен искә алсак, исең китәрлек. Видеофестивальгә тәкъдим ителгән кыска метражлы фильмнарның һәркайсында туган җиргә мәхәббәт, үткәннәрне барлау, милли гореф-гадәтләрне чагылдыру, гаилә учагының җылысын сүрәтләү. Менә кайда ул тәрбия чарасы. Аларны карап чыкканнан соң үзенә күрә бер горурлык, киләчәккә ышаныч хисе күңелдә яңара. Ни кадәр генә яшь буынны сүксәк тә, ваемсызлыкта, игътибарсызлыкта гаепләсәк тә - эшләр алай ук хөрти түгел икән бит әле. Күрәләр, аңлыйлар, алай гына да түгел, видеога төшереп тамашачы хөкеменә дә тәкъдим итәләр. Әйтергә генә ансат – 9 музыкаль клип, 20 видеофильм тәкъдим ителде бу чарага. Аларның һәркайсы артында укучыларның, укытучылар коллективының тырыш хезмәте тора.
Быел жюрине кайчандыр әлеге видеофестивальне оештыруның башында торган мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлшат Закирова җитәкләде. Танылган җурналист, кинопродюссер Миләүшә Айтуганова һәм “Халкым минем” газетасы мөхәррире, якташыбыз Гөлназ Шәйхи белән берлектә һәр сюжетны игътибар белән карап, объектив бәя бирде алар. Мәктәп укучыларының иҗаты белән берлектә узган ел зәңгәр экраннарга чыккан Габдрахман Әбсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы буенча төшерелгән фильмнан да өзекләр күрсәтелде. Фильмның продюссеры булган Миләүшә Ләбиб кызы белән әңгәмәне дә укучылар бик кызыксынып тыңлады. Ул фильмны төшерү барышында килеп чыккан кызыклы хәлләр, фактлар белән таныштырды, “Ак чәчәкләр” фильмы ничек барлыкка килүе турында сөйләде.
Музыкаль клиплар арасында Күәм мәктәбенең “Гүзәл җирем”, Бәрәзәнең “ Дусларым”, “Чәй эчәбез бергәләп”, Олы Әтнәнең “Улыма”, Комыргуҗа мәктәбенең “ Рәхмәтлемен Ходаема” клипларын аерым әйтеп узасым килә. Яңа Шашы мәктәбе әзерләгән “Минем дәү апам” клибы үзгә иде. Олы Мәңгәр мәктәбе дә клип өчен бик тирән эчтәлекле тема сайлаган. Инде видеофильмнарга килгәндә, “Үрнәк гаилә” номинациясендә Бәрәскә мәктәбенең Шәрәфиевлар, Бәрәзә мәктәбенең Хәйруллиннар гаиләләре турындагы, Олы Мәңгәр мәктәбе әзерләгән “Авылыбыз аксакалы”, Түбән Көек мәктәбенең Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов турындагы, Күәм мәктәбенең авыл тарихына багышланган хезмәтләре бик кызыклы. Олы Әтнә мәктәбеннән Алмаз Хөснетдиновның “Почему я хочу стать механизатором” фильмы да үзенә күрә бер ачыш булды.
Фестиваль тәмам. Һәркем тиешле урынын алды. Берәү дә бәясез калмады. Укучылар өчен дә бик файдалы яклары булды – бүтәннәрне карадылар, үзләренекен тәкъдим иттеләр. Чагыштыру мөмкинлеге дә булды. Укучыларның тырышлыгын Миләүшә Айтуганова да билгеләп үтте. Һәм бу фестивальне тагын да киңәйтергә - район киңлегендә генә калдырмый, республикада күтәреп җибәрергә тәкъдим итте, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз