news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә авылларында волонтерлар авыруларны кабул итте

IV курс студентлары волонтерлык белән бәйле рәвештә практикага еш баралар икән.

(Әтнә, 19 октябрь, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”). Әтнә районы Күәм һәм Чишмәле Сап авылларының фельдшер-акушерлык пунктларында Казаннан килгән махсус кунаклар – волонтерлар хасталап килгән авыл халкын кабул иттеләр, дип яза җирле басма.

IV курс студентлары волонтерлык белән бәйле рәвештә практикага еш баралар икән. Уку йортында волонтерлык хәрәкәте киң җәелгән. 

Волонтер кызлар Казанга Россиянең ерак почмакларыннан килгәннәр. Хади Бекова, әнә, Кабардино-Балкариядән үк. Амуланга Молоканова, Алена Курюлина, Ләйсән Мотыйгуллина бирегә килүләренә куануларын белдерделәр. Күәмдә Казаннан килүчеләргә күренергә теләп килүчеләр дә шактый иде.

Чишмәле Сапның фельдшер-акушерлык пунктында да волонтерлар каршы алды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot