news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында көзге кросста йөздән артык укучы көч сынашты

Егетләр 2 км, кызлар 1 км йөгерде.

Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында көзге кросста йөздән артык укучы көч сынашты
atnya-rt.ru/

(Әтнә, 19 сентябрь, “Татар-информ”, ”Әтнә таңы”). 18 сентябрьдә Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында “Спорт экстремизмга каршы” лозунгы астында традицион көзге кросс узды. Анда барлыгы 120 укучы көч сынашты. Егетләр 2 км араны йөгереп узса, кызлар 1 км дистанцияне йөгереп узды.

Кроссны сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләрнең игътибарын экстремизм проблемаларына юнәлдерү максатыннан үткәрәләр.

Шул ук вакытта техникумда үткәрелгән кросс “Татарстан кроссы -2019”га сайлап алу этабы да булып тора.

Егетләр арасында җиңүчеләр: 1 урында - Данилов Максим, 2 урында – Архипов Феликс,  3 урында – Латфуллин Радик. Кызлар арасында: 1 урында – Петухова Ксения, 2 урында – Камалиева Дилә, 3 урында – Газимова Илүзә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100