news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына Америкадан делегация килде

Уку йортында аларны чәкчәк белән кул чабып каршы алдылар.

(Әтнә, 14 февраль, "Татар-информ",“Әтнә таңы”). Әтнәгә Америка Кушма Штатларының 4 штатыннан тупланган делегация кунакка килде, дип яза районның “Әтнә таңы” газетасы.

Калифорния, Иллинойс, Мичиган штатлары көллиятләренең укытучылары Татарстанның күп уку йортларында булып, безнең Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумына да килделәр. Уку йортында аларны чәкчәк белән кул чабып каршы алдылар.

Очрашу эшлекле әңгәмә рәвешендә техникумның уку залында, түгәрәк өстәл артында узды. Директор Айрат Каюмов уку йортының бүгенгесе белән таныштырды. Ә үткәне белән музейда таныштылар: узган чор бездә генә сагыну хисләре тудыра дип йөри идем, американнар да бик игътибар белән карадылар, текстлар җыя торган машинаны күргәч хәтта кул чаптылар. Аеруча: “Бу экспонатлар Американы куып җитеп, узып китәргә теләгән чорга карый”, дию ошады бугай, бик көлештеләр һәм Хрущев фамилиясен еш кабатладылар.

“Түгәрәк өстәл”гә әйләнеп кайтсак, Калифорния штатыннан Тина Луисның чыгышы үзенчәлекле булды. Аларда да уку чорында студентларны кызыксындырулар, өстәмә балл туплау мөмкинлекләре бар икән. Ә төп предметлар бездәгечә үк – математика һәм инглиз телләре. Америкадагы популяр һөнәрләр белән дә таныштырды ул: анда инженер белән шәфкать туташы иң-иңнәр санала икән.

Мичиганның көньяк-көнбатыш көллиятеннән килгән Кристин Мари исә сүзен безнең техникумны үзләрендәге көллияткә охшатуын әйтеп башлады. Аның сөйләвеннән шул аңлашылды: аларда да төп проблема – акча. Видеопроекторда махсус төзегән график белән таныштырды: университет, көллияттә белем алу бәясе нык үскән, ә хезмәт хакы 1984 елдан бирле әлләни артмаган. Әйтүенчә, АКШта студентларның 50 проценты кредитка укый. Ә аны 10 ел срокка 8,5 процент белән бирәләр, ди. Ә инде бездә бушлай белем алалар дигәч, тагын бер гаҗәпләнделәр.

Соңыннан яңартылган техникум белән таныштылар, актлар залы, лабораторияне карадылар, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100