news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы быел 47 механик әзерләп чыгара

Бу көннәрдә алар, ике төркемгә бүленеп, имтиханнарның “үрнәк версиясе"н тапшырдылар.

(Казан, 22 июнь, “Татар-информ, “Әтнә таңы”, Фәридә Филатова). Бу көннәрдә Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында "механик" белгечлеген үзләштерүче 47 студент, ике төркемгә бүленеп, имтиханнарның “демонстрацион версиясе”н тапшырдылар, дип яза район газетасы.

"Егетләр, үзара җирәбә буенча бүленеп, модуль сорауларына җавап бирделәр. Моның өчен биредә махсус дүрт агрегат куелды. Аның берсе – культиватор, икенчесе – бөртеклелеләр чәчкеч, өченчесе – пресс-подборщик, дүртенчесе – сука", – дип таныштыра техникум директоры урынбасары Сәет Әхмәдуллин.

Иң беренче сорау агрегатның маркасы белән бәйле. Имтихан тапшыручы җавап бирүне шуннан башлый. Техник характеристика бирү, эшнең максаты нидә – барысын да әйтеп үтәргә кирәк. Җитмәсә, һәр агрегатның эшләү рәвеше белән таныштыру кирәк. Шуңа дүрт төрле агрегат куелган да инде. Эш башлар алдыннан агрегатның техник халәтен көндәлек тикшерү үткәрү, кабызып, агрегатлаштыру мәслихәт. Егетләр шулай ук тракторда да йөреп күрсәтәләр. Тиешле урынга дөрес итеп килә белү, туктау, агрегатны дөрес итеп тагу – болар барысы да исәпкә алына. Ул гына да түгел, трактор белән махсус тауга менү, “параллель парковка”, “тоннель”, арт белән кырыйга керә белү, фигуралы йөртүне дә күздә тота имтихан сораулары.

Техникумда чыгарылыш курсларында диплом яклый башладылар. Ветеринария белгечлеге буенча укучы дүрт студент моңа охшаш демоэкзаменга Буа шәһәренә барачак. Анда имтиханнарны WorldSkills стандартларына туры китереп тапшырачаклар. Ә бу инде имтихан нәтиҗәләре республика буенча исәпкә алыначак дигән сүз, диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot