news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы базасында район мәктәпләре укучылары көч сынашты

Әлеге программа “Вольное дело” фонды тарафыннан 2014 елда игълан ителгән.

(Әтнә, 30 март, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”, Фәридә Филатова). Яшьләр арасында уздырыла торган “WorldSkills” һөнәри бәйгесе бер юнәлеше буларак, яшүсмерләр арасында “JuniorSkills” - алдан һөнәри юнәлеш алу һәм һөнәри әзерлекнең нигезләрен булдыру, шулай ук һөнәри осталыкта үзара көч сынашу программасы да барлыкка килде, дип яза районның “Әтнә таңы” газетасы.

Әлеге программа “Вольное дело” фонды тарафыннан 2014 елда игълан ителгән.Стратегик инициативалар агентлыгы, Россия мәгариф һәм фән, сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары ярдәме белән тормышка ашырыла. Программа һәр укучыга оста белгечләр кул астында тирәнтен белем алып үзен төрле һөнәрләрдә һәм өлкәләрдә сынап карар өчен бер дигән мөмкинлек бирә. Аның максаты да - үзебезнең һәм чит ил тәҗрибәсенә таянып, “WorldSkills” хәрәкәтенә нигезләнеп, заманча һәм һөнәри компетенцияләрне үзләштергән хәлдә укучыларга һөнәри ориентация алу өчен яңа мөмкинлекләр булдыру.

Шушы программа кысаларында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы базасында район мәктәпләре укучылары дүрт төрле компетенциядә үзара көч сынашты.

Унике мәктәптән килгән бер егет һәм бер кыздан торган командалар электромонтаж, слесарьлык эше, тегүче һәм пешекче буларак үзләрен сынап карадылар. Аларның эшенә әлеге уку йорты укытучылары эксперт буларак бәя бирде. Һәр компетенция буенча аерым бүлмәләр билгеләнеп куелган. Шулай ук эшне башкару өчен кирәк – яраклары да бар. Мәсәлән, егетләр электромонтаж эше буенча махсус әзерләп куелган стендта чыбык сузып, патрон, включатель, розетка аша җыеп, беркетеп, ут яндыра белергә тиеш. Слесарьлар исә ишеккә ябып куя торган элмәк эшлиләр. Пешекче кызлар әзер продуктлардан ике төрле салат эшләргә тиеш. Аның берсе – греческий, икенчесе – җиләк-җимеш салаты. Тегүчеләрнең исә җөйләрнең тигезлеге, тегә белү осталыгы бәяләнәчәк. Бәйге мәгариф бүлеге тарафыннан техникум җитәкчелеге белән берлектә үткәрелә. Һәм бу һәр ике як өчен дә бик кулай чара. “Бүгенге бәйге кысаларында киләчәктә район мәктәпләрендә берничә юнәлештә һөнәри түгәрәкләр булдыру өстендә эшлибез, - ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхиев. -2019 елда Казанда “WorldSkills” буенча дөнья чемпионаты узучагы турында күпләр хәбәрдар дип уйлыйм. Биредә катнашучылар, җиңүчеләр өчен бүгенге чара анда да катнашу мөмкинлеген булдыра”, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot