news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә авыл хуҗалыгы студентлары "Кулинар бәйге" уздырды

Алар кроссворд чиште, табын бизәде, яшелчә турады, хәтта күз йомып төрле ярмаларны аерды.

(Әтнә, 25 гыйнвар, “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Россия күләмендә  үткәрелә торган "Татьяна көне" бәйрәмен Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары тулай торакта “Кулинар бәйге” уздырып каршы алдылар. Бу турыда җирле басма сайты яза.

"Кулинар бәйге"дә пешекче, кондитер бүлегендә укучы 1 курс студентлары катнашты. Алар ике командага бүленеп, тематик кроссворд чиште, табын бизәде, яшелчәләрдән турама ясады һәм төрле ярмаларны күз йомган килеш танып-белүдә көч сынашты.

Кичәне тәрбиячеләр Гөлфәндә Зарипова, Фәридә Шаһиева әзерләде.

“Кичәгә кунак булып районның яшьләр эше, спорт бүлеге җитәкчесе Рамил Шәйхиев, баш белгеч Миләүшә Гарипова да килде. Алар яшьләрне бәйрәм белән котлап, үзләренең студентларга бүләк итеп алып килгән күчтәнәчләрен тапшырдылар", - диде уку йортының укытучысы, директор урынбасары ФәридәХәсәнова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100