Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әтнә, Арча һәм Кукмарада урып-җыю эшләре соңрак башлана
Бөртеклеләрне югалтуларсыз җыеп алу өчен шактый зур тырышлык куярга кирәк”, - ди Әтнә авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Марсель Гарипов.
(Казан, 30 июль, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Әтнә, Арча һәм Кукмарада урып-җыю эшләре әле башланмаган. Бөртеклеләрне югалтуларсыз җыеп алу өчен шактый зур тырышлык куярга кирәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Әтнә авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Марсель Гарипов әйтте.
“Комбайнчылар, барлык техника һәм складлар - барысы да урып-җыюны башларга әзер. Игеннәрнең соң өлгерүе үзенекен итә. Уңышның тулысынча әзер булуын көтәбез, чөнки Әтнә - төньяк-көнбатышында урнашкан район. Дөрес, узган ел урып-җыю эшләрен иртә башлаган идек. Быел бер атнага соңга калырга туры килде. Нишләтәсең, табигатькә каршы килә алмыйбыз. Уракка кайчан төшә алуыбызны төгәл әйтә алмыйм, ләкин озакка сузмаска кирәк. Районда бөртекле, бөртекле-кузаклы культуралар 18, 9 гектар мәйданны били. Көннәр матур торса, барысы да көйле барыр. Быел бөртеклеләрне югалтуларсыз җыеп алу өчен шактый зур тырышлык куярга кирәк”, - диде Әтнә авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Марсель Гарипов.
Кукмара районы игенчеләре шушы көннәрдә уңыш җыюга керешәчәкләр. “Урып-җыю кампаниясендә катнашу өчен барысы да әзер. Уракка тиздән, чәршәмбе көнне ныклап тотынырга уйлыйбыз. Әле туфрак дымлы, ләкин без игеннәрнең торышыннан канәгать. Уңыш начар булырга охшамаган. Барысы да матур гына өлгергән. Районда бөртеклеләр 30 меңнән артык гектарда игелә. Иң югары җитештерүчәнлеккә ирешкән комбайнчыларга район башлыгының премияләре тапшырылачак. Биш көн саен нәтиҗә ясап барырга планлаштырабыз”, - диде Кукмара муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рафак Халиуллин.
- Татарстан районнарында урып-җыю эшләре дәвам итә. Республикада беренчеләрдән булып уракка Зәй районының барлык агрофирмалары, Азнакай, Түбән Кама, Чистай, Спас һәм Ютазы районнары игенчеләре кереште.
29 июльгә оператив белешмәләр буенча, уңдырышлылык буенча Зәй районы (41 ц/га), Сарман районы (38 ц/га), Азнакай районы (39, 6 ц/га), Актаныш (36 ц/га) алда баралар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз