news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә, Арча, Балтач районнары авылларында беренче баласын табучылар арткан

Авылда яшәүче беренче баласын 25 яшькә кадәр тапкан хатын-кызларга түләү кертү нәтиҗәләре билгеле.

Әтнә, Арча, Балтач районнары авылларында беренче баласын табучылар арткан
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 16 май, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Дәүләт Советында үткәрелгән җәмәгать тыңлауларында авылда яшәүче хатын-кызларга ярдәм нәтиҗәләре буенча бала туу саны арткан районнарны атадылар. Нәтиҗәләрне ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.

“Без күрәбез кайбер районнарда беренче бала булып туган балаларның саны артып бара. Ул, әйтик, Әтнә, Арча, Балтач, Балык Бистәсе районнарында. Ә менә 3нче балалар Ютазы, Чирмешән, Буа районнарында күбрәк. Бүгенгә шундый нәтиҗәләр”, - диде Эльмира Зарипова.

Авылда яшәүче хатын-кызларга ярдәм итү максатында 2018 елда яңа түләүләр кертелде. Беренче баласын 25 яшькә кадәр тапкан авылда яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр 50 мең түләнә, 3нче баланы 29 яшькә кадәр табучыларга 100 мең түләнә.

Эльмира Зарипова әйтүенчә, нәтиҗәләр 2018 ел ахыры-2019 елның беренче кварталы һәм 2017 елда туучылар саны белән чагыштырып ясалган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100