news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

TMTV татар музыкаль премиясен тапшыру тантанасы яңа форматта узды

36 башкаручы «non-stop» форматында иҗатларын сөючеләргә үзләренең музыка тарихларын сөйләде; 36 номинация иң яхшы башкаручыларны ачыклады; алып баручылар тамашачыларның яраткан артистларына көтелгән статуэткаларны тапшырды.

TMTV татар музыкаль премиясен тапшыру тантанасы яңа форматта узды
ТМТВ

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). 20 август көнне Илһам Шакиров исемендәге ЭКСПО яңа концерт залында күптән көтелгән TMTV татар музыкаль премиясенең V Еллык тапшыру тантанасы узды. Быел юбилей тантанасы яңа мәйдан, он-лайн режимда яңа формат, яңа тамашачылар, яңа масштаблар һәм яңа хис-кичерешләр белән узды. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

«Проект логистика, оештыру, финанслау ягыннан катлаулырак булды. Икенче яктан караганда, кызыклырак, заманчарак. Без сәнгатьнең берничә төрен — җыр, концерт, театраль куелыш, телевизион табышлар һәм мөмкинлекләрне берләштердек. Сәнгатьнең төрле жанр һәм аспектлары синергиясе тамашачыга татар эстрадасы өчен принципиаль яңалык алырга мөмкинлек бирде», — ди «Барс-Рекордс» ҖЧҖ үсеш һәм инновацияләр буенча директоры Динә Гәрәева.

Премия лауреатлары исеменә TMTV каналы хит-парадларына күп тапкырлар кергән башкаручылар лаек булды. Болар — Хәмдүнә Тимергалиева, Гүзәл Уразова, Элвин Грей, Айдар Галимов, Ришат Төхвәтуллин, Әнвәр Нургалиев, Зәйнәб Фәрхетдинова, Нәфкәть Нигъмәтуллин, Иркә, Раяз Фасыйхов, Ризат-Зинирә Рамазановлар, Алсу Әбелханова, Ләйсән Гыймаева, Булат Бәйрәмов, Арсен Камакаев, Айлин, Альбина Апанаева, Анна Попова, Дилә Нигъмәтуллина һәм башкалар.

Премия тарихында беренче тапкыр, әлеге башкаручылар өчен телеканал сайтында яз һәм җәй айлары дәвамында тавыш бирү алып барылды. Әлеге башкаручыларның осталыгын тыңлаучылар белән беррәттән телевизион рейтинглар да дәлилләде. Димәк, сәхнәдә яңгыраган һәр җыр — 100 процент хит.

TMTV телеканалы мәгълүматлары буенча, музыкаль премия тантанасын, Youtube каналындагы он-лайн трансляциягә, иярчен һәм аналог телевизион тапшыруларга, шулай ук социаль челтәрләрдәге стриминг-сессияләргә кушылган 2 миллионнан артык кеше күрде.

Татарстан, Башкортстан, Мәскәү, Ульяновск, Оренбург һәм Чиләбе өлкәләре, Екатеринбург, Пермь, Әстерхан, Төркия, Германия, АКШ, Финляндия һәм Кытай 6 сәгатькә якын барган яраткан җырчыларының чыгышларын карады. Премиянең татар эстрадасы өчен яңа форматы язмасын Youtube -каналында карый аласыз.

«Без һичшиксез заман белән бергә атларга тырышабыз һәм әлеге формат безнең өчен кызыклы тәҗрибә булды һәм бу зур булмаса да, алга бер адым булып тора», — ди TMTV телеканалының баш редакторы Алмаз Гыйльметдинов.


36 статуэтка 250 мм биеклектә, югары сыйфатлы оптик пыяладан ясалды. 60 мм биеклектәге алтын очлыгы һәм юбилей язмасы 585 нче пробалы эретмәдән эшләнде. 2020 нче елгы Премиянең бюджеты 5 миллион сум тәшкил итте. Җәйнең зур музыкаль проектына әзерлек барышында артистлар белән "Барс Медиа" белгечләренең зур командасы - стилистлар, визажистлар, чәчтарашлар, режиссерлар, сценарист-куючылар, биюче-куючылар эшләде. TMTV татар музыкаль премиясенең V Еллык тапшыру тантанасын әзерләү һәм уздыруда 150 дән артык кеше катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100