news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТMTV премиясен тапшыру тантанасы беренче тапкыр Уфада уза

32 җырчы 2022 елгы TMTV премиясенә лаек булды.

ТMTV премиясен тапшыру тантанасы беренче тапкыр Уфада уза
Энҗе Габдуллина

Уфаның «Башкортстан» концертлар залында беренче тапкыр TMTV премиясен тапшыру тантанасы үтә. 

Премиянең быелгы яңалыгы – аның беренче тапкыр Уфада узуы.

TMTV телеканалы директоры Лилия Кадыйрова премиянең Уфада узуына шат булуын белдерде.

«ТМТВ премиясе» быел тарихта беренче тапкыр безнең өчен, артистлар өчен, тамашачылар өчен, безне яраткан һәм кабул иткән республика өчен өр-яңа залда узачагына без әйтеп бетергесез шат. Минем, «Барс Медиа» командасы өчен, премиягә килгән һәр тамашачы өчен кебек үк, бәйрәм хисе мөһим. Аны без татар җырын яратучыларга бүләк итә алырбыз дип ышанам», - диде ул. 

ТMTV премиясенә 32 җырчы лаек булды. Хәзерге вакытта җырчылар кызыл келәмнән үтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot