Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
TMTV премиясен тапшыру тантанасына эләгергә теләүчеләр өчен бәйге игълан ителде
Татар музыкаль телеканалының «TMTV» премиясен тапшыру тантанасы быел 21 апрельдә «Пирамида» концертлар залында узачак.
(Казан, 23 март. "Татар-информ"). Татар музыкаль телеканалының «TMTV» премиясен тапшыру тантанасы быел 21 апрельдә «Пирамида» концертлар залында узачак. "Эстраданың бөтен каймагын җыючы әлеге грандиоз бәйрәмгә барырга теләүчеләр өчен ике сөенечле хәбәребез бар", - дип анонс тарата TMTV каналының матбугат хезмәте.
"Беренчедән, билетлар инде сатуга чыкты, иң яхшы урыннарны алып калырга өлгерегез! Икенчедән, билет сатып алучылар өчен «ТMTV – 2018» премиясе супер бәйге игълан итә: яраткан җырчысы белән очрашу мөмкинлеге! Барлыгы 3 җиңүче булачак. Һәм шул бәхетле 3 җиңүчене 3 шәп бүләк көтә:
1 урын – яраткан җырчың белән ресторанда очрашу, аралашу, фотога төшү.
2 урын – яраткан җырчың белән «ТMTV – 2018» премиясенең кызыл келәменнән узу.
3 урын - «ТMTV – 2018» премиясендә җиңү яулаган яраткан җырчың белән сәхнә артында очрашып фотога төшү.
Конкурсның бөтен шартлары белән «TMTV» татар музыкальтелеканалының рәсми инстаграм аккаунты аша танышып була -@tmtvonline
Бәйге инстаграмда узачак! Нәтиҗә ясау көне - 16 апрель!
Барлык катнашучыларга да чын күңелдән уңышлар телибез!" - диелә хәбәрдә.
TMTV каналы тамашачыларга сорау белән дә мөрәҗәгать итә: "Ә сез кызыл келәмнән эстрадабызның кайсы йолдызы белән үтәр идегез?"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз