Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТМТВ-2019 премиясе җиңүчеләре исемлеге билгеле
Кичә “Пирамида” концертлар залы сәхнәсенә 45 номинант, 55 җырчы, 10 дуэт, 48 номер, алтмыштан артык биюче чыкты.
(Казан, 24 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Кичә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә ТМТВ премиясен тапшырдылар. Әлеге тантана ТМТВ каналы оешканнан башлап дүртенче тапкыр булды.
Быелгы премиянең режиссеры – ТМТВ каналының баш мөхәррире Алмаз Гыйльметдинов. Премияне Гөлназ Сәфәрова, Айваз Садыйров, Рамил Шәрәпов, Рамил Шәрәфиев, Иркә һәм Айрат Ильясовлар алып барды. Сценарийның төп авторы – Рамил Шәрәфиев. Тантананы Илдар Хәкимов ачып җибәрде.
Сәхнәгә 45 номинант, 55 җырчы, 10 дуэт, 48 номер,алтмыштан артык биюче чыкты.
Номинантлар исемлеге:
1.“Иң яхшы старт” – Марина Карпова;
2.“Иң назлы дуэт” – Лия Шәмсина һәм Хәбип Шәрипов;
3.“Яңа исем” – Рината Тей;
4.“Иң яхшы җыр театры” – Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов;
5.“Яңа иҗади тандем” – Гүзәлия һәм Азалия Вәлиева;
6.“Ел ачышы” – “Бәхетле” төркеме;
7.“Топ клип” хит-парады лидеры” – Данир Сабиров;
8.“Ягымлы җырчы” – Люция Мусина;
9.“Мәхәббәт җырчысы” – Фәрит Фәйзрахманов;
10.“Танцеваль проект” – ANN SU;
11.“Романтик җырчы” – Чәчкә;
12.“Романтик җырчы” – Артур Минһаҗев;
13.“Иң яхшы лирик җыр” – Илсаф, “Онытырга телим мин сине”;
14.“Чит илдә төшерелгән иң яхшы клип” – Элвин Грей һәм Бабек Мамедрзаев;
15.“Яңа сольный проект” – Линара Батталова;
16.“Яшьләр проекты” – Динара Рәхимова;
17.“Оригиналь исем” – Фирүзә Париж;
18.“Автор-башкаручы” – Фирюзә;
19.“Автор-башкаручы” – Виталий Агапов;
20.“Җырлы гаилә” – Рамил-Рамилә Хәйретдиновлар;
21.“Егетләр мәхәббәте” – Динә Вәлиева;
22.“Хатын-кызлар мәхәббәте” – Марат Шәйбәков;
23.“Хит-парадлар лидеры” – Ландыш Нигъмәтҗанова;
24.“Иң яхшы клип” – Салават һәм Гүзәлем Миннихановлар, “Мин сине озак эзләдем”;
25.“Иң популяр җырчы” – Элвин Грей;
26.“Иң стильле башкаручы” – Алсу Әбелханова;
27.“Иң стильле башкаручы” – Айрат Сафин;
28.“Кабатланмас тавыш” – Эльмира Кәлимуллина;
29.“Лирик җырчы” – Рамил Галимҗанов;
30.“Халыкчан җырчы” – Вадим Захаров;
31.“Ел ташкыны” – Хәким;
32.“Яңа дуэт” – Гүзәл Әхмәтова һәм Илшат Яппаров;
33.“Иң яхшы лирик җыр” – Рәфинә Ганиуллина, “Исемсез хат”;
34.“Лирик җырчы” – Резедә Әхмәтвәлиева;
35.“ТМТВ гимны өчен” – Булат Җиһаншин;
36.“Иң яхшы клип һәм җыр” – Азалия Зиннәт, ”Җаныкаем”;
37.“ТМТВ продакшн тәкъдим иткән иң яхшы клип” – Эльмира Сөләйманова, “Сине яратканны онытма”;
38.“Герой ата” – Илназ Баһ;
39.“Гастрольләр рекордсмены” – Ризат-Зинира Рамазановлар;
40.“Иң яхшы дуэт” – Алсу-Азат Фазлыевлар;
41.“Иң яхшы клип һәм җыр” – Әнвәр Нургалиев, “Кочаклама яратмыйча”;
42.“ТМТВ телеканалының махсус премиясе” – Хәмдүнә Тимергалиева;
43.“Тамашачы мәхәббәте” – Иркә;
44.“Тамашачы мәхәббәте” – Рифат Зарипов;
45.“Халык мәхәббәте” – Филүс Каһиров;
46.ТМТВ каналының махсус номинациясе – “Татар сәнгатенә зур өлеш керткән өчен” – Айдар Галимов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз