news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көннәр салкын торса да, өйләргә җылы бирелмәү сәбәбе билгеле

2021-2022 еллардагы җылылык сезоны төгәлләнгәннән соң, май аенда, Татарстанга янә салкыннар әйләнеп кайтты. ТР торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә төбәк Иҗтимагый контроль үзәге башкарма директоры, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Дмитрий Романов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә ни өчен хәзер йортларга җылы биреп булмавын аңлатты.

«Техник яктан өйләргә яңадан җылы бирә башлау бик кыен, чөнки күпчелек йортларда җылылык сезонына, шул исәптән опрессовка ясарга әзерләнә башладылар инде. Җылы бирүне туктату өчен биш көн дәвамында уртача температура 8 градустан да түбән төшмәскә тиеш. Әгәр шундый температура сакланса, җылы бирү туктатыла», - дип искәртте белгеч.

«Әгәр зур шәһәр хакында сүз бара икән, өйләргә яңадан җылы бирә башлау бик кыен. Муниципалитетларда моны эшләве җиңелрәктер бәлки, чөнки берничә хезмәт күрсәтүче бар. Казанда исә нибары ике хезмәт күрсәтүче, челтәрләрне яңарту һәм ремонт эшләре башланды инде», - дип ачыклык кертте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100