news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
“ТКХ реформалаштыруга ярдәм фонды турында”гы федераль законга үзгәрешләр кабул ителде
Аннан күренгәнчә, киләсе елда да капиталь ремонтны уздыруда РФ төбәкләре һәм җирле бюджетларның өлешләп финанслауда катнашуының киметелгән күләме саклана
Скопировать ссылку
(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”). РФ Дәүләт Думасы “Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм фонды турында”гы федераль законга үзгәрешләр кертү хакында”гы законны икенче һәм өченче укылышларда кабул итте.
Аннан күренгәнчә, киләсе елда да капиталь ремонтны уздыруда РФ төбәкләре һәм җирле бюджетларның өлешләп финанслауда катнашуының киметелгән күләме саклана. Бу үзгәрешләр 2010-2011 елларда Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм фонды күзәтүчеләр советына фонд акчаларының һәм фонд хисабыннан күрсәтеләчәк финанс ярдәменең чик күләмен билгеләргә ярдәм итәчәк. Моннан тыш, әлеге федераль канунга кертелгән үзгәрешләр, төбәкләргә үз вакытында файдаланылмаган акчаларны фондка кире кайтару бурычын йөкли.
Федераль канунга кертелгән үзгәрешләр арасында Татарстан өчен аеруча мөһим булганы да бар. Аның нигезендә, Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм фондының күзәтүчеләр советы 2010 елның 1 июленнән дә соңга калмый, ил төбәкләренә фонд акчаларыннан финанс ярдәме күрсәтү лимитларын арттыру турында карар кабул итә ала. Биредә күпфатирлы йортларга капиталь ремонт, гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча төбәк адреслы программалары өчен 2009 елның 31 декабренә кадәр фондтан финанс ярдәме алган һәм шушы вакытка кадәр ул программаларны үтәп чыккан төбәкләр турында сүз бара.
“Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм фонды турында”гы федераль законга үзгәрешләр кертү хакында”гы закон үз көченә керер өчен башта Федерация Советы аша узарга, аннан РФ Президенты тарафыннан имзаланырга тиеш. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2