news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТКХ өлкәсендә идарә компанияләренә лицензия биреләчәк

Бу — иң яхшы идарәче компанияләрне сайлап алырга мөмкинлек бирә, дип саный ТРның Торак дәүләт инспекциясе җитәкчесе һәм баш инспекторы

 (Казан, 20 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Республикада ТКХ өлкәсендә идарә итүче 232 компания бар һәм идарәче компанияләр, 2014 нче елның 21 июлендә РФның Торак кодексына кертелгән үзгәрешләр нигезендә, лицензия алырга тиеш.

Лицензия алу өчен, вазыйфаи затның РФ территориясендә теркәлү узган, квалификацияле аттестация үткән, суд хөкеменә тартылмаган һәм югары белемле булуы шарт. Шулай ук, аңардан таләп ителә торган мәгълүматларның ачык булуы, лицензияләр тартып алынган затлар реестрында булмавы да мөһим.

Лицензия алу берничә этаптан тора.

Беренче этап — лицензия бирүче комиссия формалаштыру. Комиссия составына 13 кеше керәчәк. Аларның ТКХ өлкәсендә, ким дигәндә, 2 еллык эш тәҗрибәсе булуы, суд хөкеменә тартылмаган һәм югары белемгә ия булуы мөһим. Комиссия составына керергә теләүчеләр гаризаларын 27 гыйнварга кадәр тапшырырга тиеш. Бу эш белән ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы шөгыльләнә, гаризаларны әлеге министрлыкка юлларга мөмкин. Шушы министрлык җитәкчесенең беренче урынбасары Алексей Фролов белдергәнчә, комиссия составында ТР Президенты Аппараты, ТР Дәүләт Советы, ТР Җәмәгать палатасы, Муниципаль берәмлекләр советы һ.б. ведомство вәкилләре кертеләчәк.

Икенче этапта квалификацияле аттестация үтү була. Квалификацияне идарәче компаниядән, ким дигәндә, ике кеше үтүе шарт. Бу — җитәкче һәм аның урынбасары. Берничә кеше үткән очракта да зыянлы түгел, дип белдерде ТРның Торак дәүләт инспекциясе җитәкчесе һәм баш инспекторы Сергей Крайнов.

Квалификация имтиханында 200 сорау әзерләнгән. Имтихан бирүче компьютер сайлаган 100 сорауга җавап бирергә тиеш һәм дөрес җаваплар кимендә 86 булганда гына имтихан тапшырылган санала. Имтиханның протоколы ТР Торак дәүләт инспекциясенә юллана. Аттестация нәтиҗәләре 5 ел дәвамында гамәлдә дип санала.

Өченче этапта идарәче компаниянең документларын тикшерү, ә дүртенче этапта исә лицензия тапшыру була. Лицензияне алу өчен, идарәче компания 30 мең сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләргә тиеш була.

Сергей Крайнов белдергәнчә, идарәче компанияләргә тапшырылачак лицензияләрнең бланклары 1 мең данәдә эшләнелгән инде.

Лицензиясе булган идарәче компанияләр үзләренең вазыйфаларын тиешенчә үтәмәгән очракта, аларга карата административ җаваплылык бермә-бер катгыйлана. Моңа кадәр торак йортларны тәртиптә тоту һәм төзекләндерү эшләре буенча кагыйдәләр бозылган очракта, вазыйфаи затлар 4-5 мең сум штраф түләгән булса, хәзер бу сумма 40-50 меңне тәшкил итә һәм хәтта 3 елга квалификациясе алынырга мөмкин. Юридик затлар моңа кадәр 40-50 мең сум штрафка тартылса, хәзер 250-300 мең сум түләячәк.

“Лицензия ала алмаган идарә компанияләре Татарстан территориясендә эшчәнлеген туктатарыга мәҗбүр булачак ”, - дип белдерде Алексей Фролов.

Лицензия алырга моңа кадәр идарәче компания вазыйфасын башкармаган оешмалар да гариза бирә ала. “Идарәче компанияләргә лицензия бирү арада иң яхшыларын гына сайлап алырга ярдәм итәчәк, идарәче компанияләр үз эшчәнлекләре хакында тулы хисап алып барачак. Димәк, ТКХ өлкәсендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты да артачак”, - дип нәтиҗә чыгарды Сергей Крайнов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100