news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ТКДҮдә 1500 кешегә йөрәккә операция ясала
Төбәкара клиника-диагностика үзәге кардиохирурглары тарафыннан йөрәкнең ишемия авыруы булган 1500 кешегә аортокоронар шунтлау операцияләре ясала
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). Төбәкара клиника-диагностика үзәге кардиохирурглары тарафыннан йөрәкнең ишемия авыруы булган 1500 кешегә аортокоронар шунтлау операцияләре ясала.
1-нче кардиохирургия бүлеге 2006 елның сентябрендә эшли башлый. Анда йөрәкнең ишемия авыруы булган кешеләргә хирургия ярдәме күрсәтелә. Бүгенге көндә Төбәкара клиника-диагностика үзәге Россиядәге йөрәк-кан тамырлары үзәкләре арасында алдынгы урынны биләп тора.
Бүлекнең операцияләр бүлмәләре, анестезиология һәм реанимация палаталарының югары дәрәҗәдә җиһазланган булуы, белгечләрнең профессиональлеге көнгә 4 операция ясарга мөмкинлек бирә. Шунысы үзенчәлекле: операцияләр ясалма кан әйләнеше аппаратларын эшкә җикмичә генә үткәрелә. Нәтиҗәдә йөрәк эшчәнлеге туктатылмый, операция ясау вакыты азая. Кардиохирурглар ассызыклаганча, аортокоронар шунтлау операцияләре ясау вакыты 1-1,5 сәгатькә кими, бер операциягә 2,5-3 сәгать кенә сарыф ителә.
Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең матбугат хезмәте хәбәренә күрә, кардиохирургия бүлеге белән кардиохирург Әнвәр Садыйков җитәкчелек итә. Медицина ярдәмен 5 хирург, 2 ординатор күрсәтә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2