news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
ТКДҮ белгечләре хирургия өлкәсендә видеоэндоскопик методикаларны камилләштерәчәк
Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә “Клиниканың эндоскопик хирургиясе үсеше нәтиҗәләре һәм перспективалары” темасына конференция узды
Скопировать ссылку
(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”). Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә “Клиниканың эндоскопик хирургиясе үсеше нәтиҗәләре һәм перспективалары” темасына конференция узды. Юнәлеш буенча баш белгеч, медицина фәннәре докторы, профессор Лев Славин 2009 елда хирургия өлкәсендәге эшчәнлеккә нәтиҗә ясады.
Аның сүзләренә караганда, 2009 елның беренче яртыеллыгында хирургия өлкәсендә югары технологик операцияләр саны 2 тапкырга артты һәм 15 процент белән исәпләнде. Ел саен абдоминаль хирургия бүлегендә операция ясау проценты арта. Узган ел 1013 лапароскопик операция ясалды. Эндоскопия бүлеге белгечләре белән бергә эшләү нәтиҗәсендә, 2009 елда эндоскопик ультрасонография, ашказаны асты бизе псевдокистларын дәвалау кебек методикалар кулланыла башлый, эндопапилляр операцияләр саны арттырыла.
Клиниканың хирургия хезмәте 2006 елда эшли башлый. 3 ел эчендә абдоминаль һәм эндокрин хирургия өлкәсендә зур эш башкарыла. Лев Славин операциядән соң өзлегүләр санының кимүенә, операция бару вакытын азайтуга ирешүләрен билгеләп үтте. Алга таба видеоэндоскопик методикаларны камилләштерергә һәм киң кулланылышка кертергә, дәвалау срокларын киметергә кирәклеген дә ассызыклады ул. Бу турыда клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot