news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Ткачев: быел Россиядә авыл хуҗалыгы җитештерүе үсеше 3,5 процент тәшкил итәргә мөмкин

Авыл хуҗалыгы министры шулай ук ашлык бәясе арта башлавын да искәртте.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). 2017 ел нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы производствосы үсеше 3,5 процент тәшкил итәргә мөмкин, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

РФ авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев Федерация Советында узган агросәнәгать комплексы комитеты утырышында ясаган чыгышында шул хакта хәбәр итте.

Авыл хуҗалыгы министры шулай ук ашлык бәясе арта башлавын искәртте.

Моңа кадәр Ткачев 2017 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә авыл хуҗалыгы производствосы үсеше 2,5-3 процент тәшкил итәргә мөмкин дип белдергән иде. Соңгы елларда Россия агросәнәгать комплексы югары темплар белән үсә. Әйтик, 2015 елда ул – 3, ә 2016 елда 4,8 процентка үсеш кичерде.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100