news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ткаченко Путинның демография хакында сүзе турында аңлатма бирде

«Демографик үсеш һәм репродуктив потенциал институты» коммерцияле булмаган автономияле оешмасы директоры Руслан Ткаченко Россия Президенты Владимир Путинның «кызлар кирәклеге» турында сөйләгәндә нәрсәне күздә тотуын әйтте.

Искәртеп узабыз, Россия лидеры туры элемтә вакытында Россиядә бала тудыру яшендәге хатын-кызларның өчтән бер өлешкә кимүе һәм илгә «кызлар» кирәклеге турында белдергән иде.

Әмма, Ткаченко сүзләренчә, «кызларның өлеше кимемәде, биредә башка нәрсә турында сүз бара», дип яза «Радио 1».

Белгеч 90нчы елларда Россиядә малайлар да, кызлар да азрак тууы хакында әйтте. 100 хатын-кыз 100 бала тапкан. Ә хәзер 55 кыз 50 бала таба, хәтта азрак та.

«Ягъни хәзер бала тудыру яшендәге хатын-кызлар кимеде. Бу күптән фаразланган нәтиҗә», - дип сүзен төгәлләде Ткаченко.

Спикер билгеләп үткәнчә, әгәр хатын-кызлар алга таба да баланы аз тапса, ул чагында мондый тенденция туучылар санының кисәк кимүенә китерәчәк. Туучылар санын арттыру проблеманы хәл итәргә булышачак, дип саный Ткаченко. Ягъни хатын-кыз элегрәк бер бала тапса, хәзер аңа икедән алып дүрткә кадәр бала тудырырга кирәк. Шулай ук кайбер хатын-кызларның бала таба алмавын да исәпкә алу зарур, шуңа күрә репродуктив проблемалары булмаган кызлар алтыга кадәр бала тудырырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100