news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үткән тәүлектә Татарстанда автобуслар билгеләнгән маршруттан 46 тапкыр тайпылган

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга 293 автобус чыккан

 (Казан, 12 май, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Үткән тәүлектә Татарстанда автобуслар билгеләнгән маршруттан 46 тапкыр тайпылган. Татарстан буенча муниципальара маршрутларга 293 автобус чыккан, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Автобусларга куелган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, үткән тәүлектә тизлекне арттыруның 2 очрагы теркәлгән. Моннан тыш, маршруттан тайпылу очраклары да билгеле.
Казан аэропортыннан 53 рейс башкарылган, шул исәптә 12 се – чартер. 2498 пассажир һава транспортында сәфәр кылган. Татарстан башкаласына 2375 кеше килгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot