Үткән тәүлектә Татарстанда 3094,9 тонна сөт җитештерелгән
Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 143,8 тоннага күбрәк
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Үткән тәүлектә Татарстанда 3094,9 тонна сөт җитештерелгән, бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 143,8 тоннага күбрәк, дип хәбәр иттеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.
Шул ук вакытта агымдагы ай башына караганда, бу продукция 197,4 тоннага кимегән. Узган көннәргә караганда, 8,4 тоннга азрак сөт җитештерелгән.
Саба, Әтнә, Мамадыш, Балтач, Кукмара, Актаныш һәм ТР ның башка районнары сөтчелек комплекларында уңышлы эшлиләр, алар бер тәүлектә 121,3-157 тонна сөт савып алганнар.
Республиканың 18 районында савым сыерларының продуктлылыгы түбән кала.