news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үткән тәүлектә республикада коронавирус йоктыруның 91 очрагы теркәлгән

Covid-19 йоктыручылар саны буенча беренче урында — Казан — 56 очрак.

Үткән тәүлектә республикада коронавирус йоктыруның 91 очрагы теркәлгән

(Казан, «Татар-информ», 1 гыйнвар). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирусын йоктыруның 91 очрагы теркәлгән. Дүрт кеше әлеге вирусны республикадан читтә йоктырып кайткан. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«23 кеше хастаханәгә яткырылды, 68 кеше өйләрендә дәвалана», — дип хәбәр итәләр министрлыктан.

Коронавирус белән авыручыларның алтысы — яшүсмерләр. Иң күп — 31 очрак — 30-50 яшьлекләр арасында теркәлгән. Шулай ук 80 яшьтән олырак өч кешедә дә коронавирус табылган.

Covid-19 йоктыручылар саны буенча беренче урында — Казан — 56 очрак. Районнар арасында иң зур күрсәткеч — Түбән Камада — анда биш кеше авырган.

Коронавирус таралган чордан республикада барлыгы 13 375 очрак теркәлгән. 10,7 меңнән артык кеше терелгән, аларның 19ы — үткән тәүлектә.

news_right_1
news_right_2
news_bot