Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Үткән тәүлектә Казан урамнарыннан 5,5 мең тоннадан артык кар чыгарылган
Бүген шәһәр урамнарына 494 юл эшчесе һәм 259 берәмлек махсус техника җәлеп ителәчәк
(Казан, 19 февраль, "Татар-информ"). Үткән тәүлектә Казан урамнарыннан 5 мең 528 тонна кар чыгарылган, дип хәбәр итә мэрия сайты.
Урамнарны кардан чистарту эшенә 531 юл эшчесе һәм 540 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән. Шул исәптән, юлларда 88 катнаш юл машинасы, 50 “Бошунг” КЮМ, 9 картөягеч, 124 трактор щеткасы, 18 грейдер, 62 фронталь төягеч, 52 “Барсик” мини төягече һәм 115 үзбушаткыч эшләгән.
Узган тәүлектә 122 тонна бозлавыкка каршы материал файдаланылган. План буенча бүген шәһәр урамнарына 494 юл эшчесе һәм 259 берәмлек махсус техника җәлеп ителәчәк.
Кыш башланганнан бирле юл хезмәтләре шәһәрдән 598 мең тоннадан артык кар чыгарган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз