news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үткән тәүлектә Казан урамнарыннан 4,8 мең тоннадан артык кар чыгарылган

Бүген шәһәр урамнарына 515 юл эшчесе һәм 282 берәмлек махсус техника җәлеп ителәчәк

  (Казан, 16 февраль, "Татар-информ"). Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 4,8 мең тонна кар чыгарылган, дип хәбәр итә мэрия порталы.
Урамнарны кардан чистарту эшенә 287 юл эшчесе һәм 431 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән. Шул исәптән, юлларда 101 катнаш юл машинасы, 58 “Бошунг” КЮМ, 1 картөягеч, 127 трактор щеткасы, 9 грейдер, 50 фронталь төягеч, 21 “Барсик” мини төягече һәм 55 үзбушаткыч эшләгән.
Узган тәүлектә 1288,6 тонна бозлавыкка каршы материал файдаланылган.
План буенча бүген шәһәр урамнарына 515 юл эшчесе һәм 282 берәмлек махсус техника җәлеп ителәчәк.
Кыш башланганнан бирле юл хезмәтләре шәһәрдән 575 мең тоннадан артык кар чыгарган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100