news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үткән елга кадәр республика һөнәрчеләренең бер эше дә федераль реестрга кертелмәгән

«Казан җөе» белән күн эшләнмәләр ясый торган «Сәхтиян» фирмасының 10 эшләнмәсе быел федераль реестрга кертелгән.

Үткән елга кадәр республика һөнәрчеләренең бер эше дә федераль реестрга кертелмәгән
Рамил Гали

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Үткән елга кадәр Татарстандагы бер халык һөнәрчелеге эшләнмәсе дә федераль реестрга кертелмәгән. Бу хакта Татарстанның халык һөнәрчелеге буенча сәнгать-эксперт советы утырышында мәдәният министры Ирада Әюпова әйтте. Утырышны ТР мәдәният тармагына инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурслар үзәге оештырды.

Татарстанның халык һөнәрчелеге буенча сәнгать-эксперт советы ТР Мәдәният министрлыгы тәкъдиме белән торгызылды һәм беренче утырышын уздырды. Сәнгать-эксперт советы алдында максатларны һәм бурычларны Ирада Әюпова билгеләде.

«Гасырлар дәвамында ниндидер җирлектәге бер нәселнең буыннан-буынга күчкән кәсебе булган. Хәзер дөнья үзгәрде: кеше бер урында гына яшәми, династиялелек тә ныклы түгел. Әмма традицияләрнең әһәмияте югалмады», — диде ул утырышны ачып.

«Безнең бурычыбыз — гореф-гадәтләребезне саклау. Без моны киләчәк буыннар алдында җаваплылык тоеп башкарырга тиешбез. Шуңа да без бүгенге һөнәрчеләребезнең компетенциясе турында сөйләшербез», — дип дәвам итте министр.

Ирада Әюпова «Казан җөе» белән күн эшләнмәләр ясаучы «Сәхтиян» фирмасының 10 эшләнмәсе федераль реестрга кертелүен хәбәр итте. «Активрак булыйк. Федераль реестр ул үзегезгә федераль акчалар дигән сүз», диде ул һөнәрчеләргә мөрәҗәгать итеп.

Халык һөнәрчелегенә бирелгән грантлар хисабына ясалган әйберләр быелдан башлап сәнгать-эксперт советы тарафыннан бәяләнәчәк. Алар һөнәрче осталар белән сөйләшеп алга таба эшчәнлекне үстерү буенча киңәшләрен бирәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot