news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үткән ел Татарстанда штраф түләмәгән өчен 345 кеше кулга алынган

Барылыгы 6 меңнән артык кеше җаваплылыкка тартылган.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ», Алексей Анисимов). 2016 ел нәтиҗәләре буенча административ хокук бозу өчен салынган штрафны түләмәгән 345 татарстанлы 15 тәүлеккә кулга алынган. Барлыгы 6 меңнән артык кеше җаваплылыкка тартылган.

Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов 2016 ел нәтиҗәләре буенча карарларның 16 проценты үтәлми калды, дип җиткерде. “84 процент үтәлгән карарлар, бер яктан караганда, зур сан. Ләкин барыбер хокук бозу өчен түләмәгәннәр бар”, – дип искәртте Габдрахманов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100