news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үткән ел Татарстанда газ-мотор ягулыгына 834 машина көйләнгән

Транспортны яңача җиһазландыру буенча республика программасы 2017 елда да дәвам итәчәк.

(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). 2016 ел нәтиҗәләре буенча үткән ел Татарстанда газ-мотор ягулыгына 834 машина көйләнгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – эшмәкәрлеккә ярдәм департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин хәбәр итте.

“2013 елда Татарстан һәм “Газпром газ-мотор ягулыгы” компаниясе арасында партнерлык килешүе төзелгән иде. Аның кысаларында 2013 елдан башлап 2023 елга кадәр дәвам итәчәк республика программасы төзелде. 2016 елда без машиналарны газ-моторлы ягулыкка күчерерүгә этәргеч бирә торган программаны эшләтеп җибәрдек. Транспортларын табигый газга күчергән машина хуҗаларының чыгымнарын капларга ярдәм итәр өчен республика бюджетыннан 75 млн акча бүлеп бирелде. Программада катнашучыларга чыгымнарның 30 проценты капланды. “Газпром газ-мотор ягулыгы” компаниясе исә программада барлык катнашучыларга 1500 куб. м газга ягулык картасы бүләк итте яисә машинаның яңартып җиһазлаунуына тотылган акчага карап, 6 айдан 12 айга кадәр исәпләнгән 1 процентлы заем бирде. Бер ел эчендә Татарстан Республикасында 834 машина газ-моторлы ягулыкка күчерелде. Яңа елда бу программаның эше дәвам итәчәк. Гыйнвар аенда гына яңадан 14 автомобиль җиһазланды”, - дип искәртте Рөстәм Сибгатуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100