news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үткән айда Роспотребнадзорның кайнар линиясенә меңнән артык татарстанлы мөрәҗәгать иткән

Аларның күбесе кулланучылар хокукларын бозуга кагыла

  (Казан, 8 май, «Татар-информ»). Агымдагы елның апрелендә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсенең кайнар линиясенә 1141 граждан мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте.
Халыкның санитария-эпидемиология иминлеген тәэмин итү законы үтәлеше буенча 313 шалтырату кабул ителгән. Бу бүлек буенча торак биналарда яшәү шарлары (тавыш, күгәрек һ.б.), каты көнкүреш калдыкларын саклау һәм чыгару, азык-төлек һәм эчә торган су сыйфаты, балаларның укуын һәм ялын оештырганда санитария законнары бозылу проблемалары актуаль булып кала.
Мөрәҗәгатьләрнең күбесе, ягъни 467 се кулланучылар хокукларын бозуга кагыла. Кулланучылар законын бозу очраклары техник яктан катлаулы товар, автомоибль һәм аңа запас частьлар, көнкүреш техникасы сатып алу, дистанцион сатып алу, кием-салым һәм аяк киемнәре, мебель, ишекләр, тәрәзә конструкцияләре һ.б. сатып алганда туа.
Барлык сораулар буенча аңлатмалар һәм консультацияләр бирелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot