news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үткән атнада Татарстанда кискен тын юллары авырулары дәрәҗәсе кимегән

Аңа кадәрге атна белән чагыштырганда, Казанда авыручылар саны 31,7 процентка кимегән

  (Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 3-9 ноябрьдә кискен тын юллары авыруларыннан интегүнең 8421 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе. Авыручылар арасында эпидемия бусагасыннан 66 процентка түбән, 2 яшькә кадәр балалар арасында – 58,4 процентка, 3-6 яшьлекләр арасында – 64 процентка, 7-14 яшьлек балалар арасында– 77,2 процентка, 15 яшь һәм аннан да өлкәнрәкләр арасында – 78,4 процент. Шуңа кадәрге атна белән чагыштырганда, авыручылар саны 39,2 процентка азайган.

Казанда кискен тын юллары белән авыручы 4290 кеше теркәлгән, ягъни 34,2 процент. Авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 46,1 процентка ким һәм, шуңа кадәрге атна белән чагыштырганда, 31,7 процентка кимегән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100