Үткән атнада Татарстанда бензин бәяләре үзгәрешсез калган
Шулай итеп, "АИ-95" маркалы бензинның литры 34,7 сум тәшкил иткән
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Мониторингның соңгы мәгълүматларына караганда, Татарстанда, Идел буе федераль округы белән чагыштырганда, Россиядә популяр булмаган "А-80" маркалы бензиныннан кала, бәяләр түбәнрәк.
Шулай итеп, "А-80" маркалы бензинның литры 29,5 сум (ИФО буенча уртача бәя – 29,45), "АИ-92" – 31,7 сум (ИФО буенча уртача бәя – 31,91), "АИ-95" – 34,7 сум (ИФО буенча уртача бәя – 34,78). ТРның төрле автомобиль ягулыгы салу станциясендә( АЗС) дизель ягулыгы 26,5-32,5 сум тәшкил итә.
Бу атнада мониторинг нәтиҗәләре буенча бәяләр үзгәрешсез калуы күзәтелә. Әмма Идел буе федераль окугында бәяләр уртача 0,5 процентка арткан.