news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә бассейн төзергә җыеналар

Зәйдә бассейн төзергә җыеналар

Зәйдә зур бассейн төзелеше планлаштырылган. Бассейн 35нче бистәдә Сәламәтлек мәктәбе территориясендә урнашачак.

Шушы көннәрдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Зәйдә бассейн төзелеше турында резолюциясе чыкты. Бу хакта «Зәй-информ»га район башлыгы Разиф Кәримов хәбәр итте.

Ике ел элек уйланылган проектны тормышка ашыру күп кенә предприятиеләрнең эшен чикләгән пандемия, санкцияләр, икътисади вазгыятькә бәйле рәвештә туктатылган иде. Шуңа да карамастан, район җитәкчелеге барлык мөһим әзерлек эшләрен башкарды: проект һәм төзелеш планы эшләнде, экспертиза үткәрелде, техник документация әзерләнде.

Шәһәр төзелеше Советы тарафыннан проект та, дизайн-карарлар да килештерелгән.

«Проектның гомуми бәясе, төзелеш һәм җиһазларны да кертеп, 440 миллион сум тәшкил итә. Быел мондый катлаулы объектны тулысынча төзеп бетереп булмаячак. Төзелеш сезонында агымдагы ел ахырына кадәр 154 миллион сумлык эшләр башкарылыр дип көтелә. Эшләрнең калган өлеше 2023 елның беренче яртысында башкарылачак», - ди Разиф Кәримов.

Проектның төп заказчысы - «ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ, якын көннәрдә ул генераль подрядчыны билгеләячәк. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot