news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тиздән Татарстанда якут киносы күрсәтелә башлаячак

Якутиядә Татарстан фильмнары күрсәтелде

«Татаркино» һәм «Сахафильм» арасында килешү имзаланды. «Сездә муниципаль кинотеатрлар булуы бик яхшы, димәк, дәүләт югарылыгында прокат ясарга мөмкин», – диде Якутиянең мәдәният һәм рухи үсеш министры Юрий Куприянов Якутиядә Татарстан көннәре барышында «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Безнең уртаклыклар бик күп, телебез дә бик якын. Бүген Якутскийда «Татарларда кунакта» күргәзмәсе ачылганда Президент Рөстәм Миңнеханов бер малайга «Кил монда» дип татарча әйткәч, мин янына бармакчы идем, чөнки бу сүзләр саха телендә дә шулай яңгырый», - дип дәвам итте ул.

«Татарстанда якут киносы, Якутиядә Татарстан киносы – Якутиядә Татарстан көннәренең бер нәтиҗәсе инде ул», – дип нәтиҗә ясады Якутия министры.

«Әлегә хезмәттәшлек дигәндә прокат күздә тотыла. Алар яшь талантларны ВГИКта укытканнар. Кино чираттагы этап буларак барлыкка килгән. Без аларның үсеш этапларын өйрәнәбез», – диде Ирада Әюпова милли кино үсеше темасын анализлап.

Якутиядә Илшат Рәхимбайның «Әпипә», Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез?!», Алейсей Барыкинның «Осанна» һәм Әмир Галиәскаровның «Без 41 ел балалары» фильмнары күрсәтелде. Якутиягә барган Татарстан делегациясе составында «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова, ТР Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров бар иде.

Якутиядә Татарстан көннәре узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100