news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тиздән «Казан утлары» журналы Шәмсия Җиһангированың әсәрен кесә китабы итеп чыгарачак

«Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин «Әйтер сүз» рубрикасында туры эфирда барган әңгәмәдә якын арада кесә китаплары форматында чыгачак басма турында әйтте.

«Шушы көннәрдә Шәмсия Җиһангированың әсәре дөнья күрәчәк. Без аны күбрәк шагыйрә буларак беләбез. Аның проза әсәрләре дә кызыклы. Унтугызынчы кесә китабы итеп аның китабы басылачак. Шулай ук укучыларга таныш булмаган авторлар бар, шуларны дөньяга чыгарырбыз дип өметләнәбез», – диде Рөстәм Галиуллин.

«Казан утлары» журналы бүгенге көнгә 18 кесә китабы чыгарды. Алар хәзер 3 мең тираж белән чыга. Рөстәм Галиуллин кесә китабының уңышы нәрсәдә икәнен әйтте. 

«Кесә китапларын чыгарганчы халыкның нинди китаплар укырга теләве белән кызыксынабыз, киңәшләшәбез. Аннан бер фикергә килеп сайлап алабыз. Әлеге китаплар укучыга сатып алу өчен дә арзан, бастырып чыгару өчен дә чыгымнары күп түгел. Типографиягә дә эш бар, ай сан диярлек китап чыга. Китап сату белән эш итүче сәүдәгәрләр дә җәлеп ителде», – ди баш мөхәррир.

Басылып чыккан 18 китапның бишесе Башкортстанда яшәүче язучыларныкы булуына да тукталды. «Без халык яратып укый торган авторларны, тормышчан сюжетлы әсәрләрне сайлап алырга тырышабыз. Безнең күләгәдә калган язучыларыбыз бар, аларны да танытырга телибез. Шулай ук башка төбәкләрдә яшәп иҗат итүче авторларның да әсәрләрен кесә китабы форматында бастырып чыгарга тырышабыз. Биш китап – Башкортстанда яшәүче язучыларныкы», – диде ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100