news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тиздән Яшел Үзәндә OZON һәм Wildberries компанияләренең логистик үзәкләре ачылачак

Үзизоляция вакытында Татарстанда интернет аша сәүдә итүче оешмаларның саны ике тапкырга арткан.

Тиздән Яшел Үзәндә OZON һәм Wildberries компанияләренең логистик үзәкләре ачылачак
tatarstan.ru

(Казан, 18 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 24 августта «Яшел Үзән» сәнәгать мәйданчыгында Wildberries компаниясенең логистик үзәгенең I чиратын ачу, һәм 3 кварталда — OZON компанияләр төркеме өчен күпләп сату-бүлеп тарату үзәгенең I чиратын ачу планлаштырыла. Бу хакта республика Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

«OZON һәм Wildberries компанияләре өчен логистик комплекслар төзү буенча инвестицион проектларны гамәлгә ашыру „Яшел Үзән“ сәнәгать мәйданчыгының инженерлык инфраструктурасы ярдәмендә мөмкин булды», — дип аңлатты Татарстанның икътисад министры.

Әлеге проектларны тулысынча гамәлгә ашыру республика икътисадына 7,7 млрд сумнан артык инвестиция җәлеп итәргә һәм 6 мең яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирер дип көтелә.

«Икътисадтагы кризис вазгыяте республика тарафыннан сайлап алынган интернет-сәүдәне үстерү стратегиясенең вакытында эшләнүен күрсәтте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, үзизоляция режимы вакытында әлеге мәйданчыкларда республика сатучыларының ике тапкырга артуы теркәлгән», — дип әйтте Мидхәт Шаһиәхмәтов.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot