news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Тиздән Татарстанның 170тән артык эзтабары сугыш хәрәкәтләре барган урыннарга юл ала
Аңа кадәр Казандагы Җиңү паркында ел саен Бөек Җиңү көненә багышлап оештырыла торган Хәтер вахтасы башлану тантанасы була
Скопировать ссылку
(Казан, 8 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 16 апрель көнне 15.00 сәгатьтә Казандагы Җиңү паркында ел саен Бөек Җиңү көненә багышлап оештырыла торган Хәтер вахтасы башлану тантанасы була.
Аннары 25-26 апрельда Татарстанның 170тән артык эзтабарлары сугыш хәрәкәтләре барган урыннарга юл ала. Аерым алганда, Ленинград, Донецк, Курск, Новороссийск өлкәләренә экспедиция белән баралар, Витебск өлкәсенә быел беренче Халыкара экспедиция оештырыла. Эзтабарларның эшләү вакыты, ягъни казу-эзләү сезоны апрель уртасыннан октябрь урталарына кадәр, ләкин аларның төрлесе төрле вакытта эш башлый һәм төгәлли.
Бүген ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында уздырылган матбугат конференциясендә “Отечество” берләшмәсе лидеры Тимур Камалетдинов шулай дип игълан итте. Аның сүзләренчә, экспедицияләр вакытында ел саен 400-500 сугышчының сөякләре табыла, ләкин шуларның 2-3 дистәсенең генә исем-фамилиясен ачыклап була. “Сугышта башларын салганнарның сөякләрен җирләү бездә Татарстан бюджеты, Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм, кайсы районга күмелүенә карап, районнар исәбенә финанслана”, - дип аңлатты ул “Татар-информ” хәбәрчесенә җавабында.
Хәзерге вакытта Казанда 80 кешене берләштергән 9 эзтабарлык студент отряды, Татарстан буенча 543 кешедән торган 42 шундый отряд (алары мәктәпләр, патриотик клублардан һ.б. оештырылган) исәпләнә.
“Отечество” берләшмәсе соңгы 5 елда 64 тапкыр экспедициягә чыккан һәм анда 1367 кеше катнашкан. Уртак көч белән, эзтабарлар билгесез яткан 2110 сугышчыны яңадан җирләүгә ирешкән, 49ының солдат медальоннары буенча кем булуын ачыклаган. “Имена из солдатских медальонов” дип аталган Бөтенроссия җыентыгының 3 томлыгы өчен мәгълүматлар җыюда (анда исемнәре билгеле 10510 кеше исәпләнә) әлеге берләшмәнең өлеше бәһасез. Бөек Ватан сугышында билгесез югалган солдатларны ачыклау эшен тагын да нәтиҗәле итү максатында, 13 ел элек шушы берләшмә һәм ТР Фәннәр академиясенең Информатика проблемалары институты белән берлектә, Регионара мәгълүмати-эзләү үзәге оештырылган. Үзәкнең Интернет челтәрендә туплаган мәгълүматлар базасында 4 млн. кеше турында белешмә бар, дип белдерде Т.Камалетдинов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot