news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тиздән Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга куя башлаячаклар

Бер үк вакытта машина–трактор паркы ремонт сезонына әзерләнәчәк

(Казан, 30 сентябрь, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). 19–24 октябрь көннәрендә ТР агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм машина–трактор паркын ремонт сезонына әзерләү буенча конкурс узачак. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Элеккеге елларда хуҗалыкларда техниканы кышкы саклауга кую нәтиҗәләре буенча үзара тикшерүләр үткәрелде, алар ахыргы нәтиҗәгә бик аз нәтиҗә ясады. Шунлыктан быел беренче тапкыр конкурс игълан итәргә булдылар, аның җиңүчеләренә премия тапшырылачак. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгында бу техниканы кыска вакыт эчендә кышкы саклауга куярга һәм аны тагын да сыйфатлырак итеп ремонтларга мөмкинлек бирер, дип саныйлар.
ТР агросәнәгать предприятиеләрендә эшләүчеләргә кыш дәвамында 4287 ашлык суктыру комбайнын, 1400 дән артык терлек азыгы җыю комбайнын, 700 дән артык чәчкеч, 426 дан артык чәчү комплексын ремонтлау бурычы тора. Моннан тыш, туфрак эшкәртү агрегатлары һәм башка төрле техника тиешле хәлгә китереләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100