news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тиздән «Онлайн мәдрәсә» татар телендә дистанцион дини белем бирү проекты башлана

Проект Татарстаннан читтә яшәүчеләргә дә татар телендә дини белем алырга мөмкинлек бирәчәк.

Тиздән «Онлайн мәдрәсә» татар телендә дистанцион дини белем бирү проекты башлана
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Ләйсән Сафина). Татар телендә дистанцион рәвештә дини белем бирә торган «Татар мәдрәсәсе» онлайн-проекты эшли башлый. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә ТР Мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе, Татарстан Диния Нәзарәтенең “Хозур” Нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин җавап бирде.

«Хәзерге вакытта проектны әзерләү инде соңгы этапта, шуңа күрә тиздән презентация уздырырга әзерләнәбез. Презентация Яңа елдан соң булыр дип планлаштырыла», — диде Татарстан мөфтиенең матбугат секретаре Резеда Закирова. Проект Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин башлангычы белән тормышка ашырыла.

«Татар мәдрәсәсе»нең ислам нигезләре буенча белем алырга теләүчеләргә дөрес һәм сыйфатлы белем бирүне максат итеп куя. Аны Диния нәзарәте «Хозур» нәшрият йорты берләшмәсе белән берлектә оештыра. Уку сайтта һәм мобиль кушымтада булачак. Инстаграмда онлайн-мәдрәсә турында булдырылган махсус төркемгә 3 көн эчендә 1 меңнән артык кеше язылган.

Уку түләүсез. Дәресләрнең дә аерым расписаниесе юк, чөнки алар алдан ук яздырып куелган. Теләгән һәркемнең дә укырга мөмкинлеге булачак, яшь буенча чикләү юк. Дистанцион белем алуның ике өстенлеге күрсәтелә. Беренчедән, пандемия куркынычын кисәтү. Икенчедән, Татарстаннан читтә яшәүчеләргә дә белем алу мөмкинлеге барлыкка килә. Уку беткәч, таныклык бирелә.

«Онлайн татар мәдрәсәсе — хәзерге вакытта интернетта таралган билгесез „шәех“ ләрнең лекцияләренә, шикле видеодәресләргә бердәнбер альтернатива», — дип хәбәр ителә проектның Instagram битендә.

Уку программасы төп җиде фән буенча төзелә. Бу — ислам хокукы (фикх), ислам дине (гакыйдә), Коръән һәм тәфсир, ислам әхлагы, гарәп теле һәм тәҗвид, Мөхәммәд Пәйгәмбәр (салләлләһу галәйһи вә сәлләм) сирасы (тормыш юлы), татарларның ислам тарихы.

  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100