news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тиздән Түбән Камада яңа социаль объектлар ачылачак

“Тема-37” мәктәбе Шалва Амонашвилиның гуманлы педагогика методикасы буенча эшләячәк.

Тиздән Түбән Камада яңа социаль объектлар ачылачак
Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты

(Казан, 1 август, "Татар-информ"). Түбән Камада ике яңа балалар бакчасы, "Тема-37” гомуми белем бирү мәктәбе тиздән үз тәрбияләнүчеләрен каршы алачак. Шәһәр мэры Айдар Метшин җитәкчелегендәге эшче төркем журналистлар белән берлектә яңа объектларда төзелеш барышын карады. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Билгеле булганча, Түбән Каманың 35 нче һәм 49 нчы микрорайоннарында төзелеп килүче балалар бакчалары “Демография” милли проекты кысаларында алып барыла. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре балалар үсеше үзәге статусына ия булачак. Һәр балалар бакчасында 14 әр төркем, 6 шар ясле төркеме ачу планлаштырыла, балалар әлеге бакчаларга 2 яшьтән кабул ителәчәк.

Хәзер тәрбиячеләр төзүчеләр белән бергә объектларны файдалануга тапшыруга әзерләнәләр. Күчмә киңәшмә барышында Айдар Метшин эш барышы, педагогик состав, төркемнәрне комплектацияләү мәсьәләләре белән кызыксынды.

45 нче микрорайонда да эш кызу темпта: 1 сентябрьдә биредә яңа уку йорты – “Тема-37” мәктәбе ачылачак. Яңа учреждение “артта калучыларсыз мәктәп” принцибына нигезләнеп, Шалва Амонашвилиның гуманлы педагогика методикасы буенча эшләячәк.

Яңа мәктәп дизайны гадәттәге сыйныф бүлмәләреннән аерылып тора. Һәр уку бүлмәсендә, гадәти такталардан тыш, интерактив такталар да бар. Мәктәпнең спорт мәйданчыгы да булачак, бирегә ориентлашу спортын үстерү максатыннан, җиһазлар кайтартылачак.

Төп эшләрдән тыш, “Мәктәпкә куркынычсыз юл” муниципаль проекты кысаларында уку йортына керү юлларын төзекләндерү эшләре дә бара.

Шәһәрнең төп мәдәни учреждениеләреннән берсе - Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында да ремонт эшләре тулы куәтенә бара. Яңартылган театрның үз тамашачыларын агымдагы елның ноябрендә кабул итәчәге планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot