Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Тиздән рубль курсы тотрыклыланачак - Антон Силуанов
Аның фикеренчә, рубль бәясенең түбән төшүе нефть бәяләре кимүгә һәм геосәясәткә бәйле
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Тиздән рубль курсы тотрыклыланачак. Бу хакта халыкара валюта фонды һәм Бөтендөнья банкы җитәкче органнарының көзге сессиясенә Вашингтонга килгән РФ финанс министры Антон Силуанов белдерде.
"Чыннан да, доллар ныгый, шул исәптән Федераль резерв системасы тарафыннан процент ставкалары ихтимал арту хисабына да. Һичшиксез, бу күпчелек илләргә кагыла, шул исәптән икътисады үсеш кичерүче илләргә дә, - диде Силуанов. Аның фикеренчә, рубль бәясенең түбән төшүе нефть бәяләре кимү һәм геосәясәткә бәйле. - Без вазгыятьне күзәтеп торабыз. Ул тынычланырга тиеш. Бу якын арада шулай булыр дип өметләнәбез", - дип ышаныч баглады Финанс министрлыгы башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз