news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тиздән Россиянең 8 төбәге су астына китәчәк – галимнәр фикере

Бу хәл ярты гасырдан тормышка ашырга мөмкин.

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). Киләсе 50 ел эчендә Россиянең 8 төбәген су басачак, дип җиткергән Урал федераль университеты галимнәре. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.

Галимнәр фикеренчә, глобаль җылыну һәм бозлыкларның эрүе нәтиҗәсендә Красноярск крае, Ямал-Ненец автономияле округы, Якутия, Архангельск һәм Мурманск өлкәләре су астына китәчәк, дип яза «Свободная пресса».

Белгечләрнең мәгълүматларына караганда, соңгы ярты гасыр эчендә Арктикада температура 5 градуска күтәрелгән. Нормаль -10 градус урынына ул хәзер - 5 градус тәшкил итә. “Яңалыклар федераль агентлыгы” су басу термометр баганасы уңай билгегә килеп җиткәч булачак дип хәбәр итә.

Британия галимнәре үз чиратында глобаль салкынайтуны киләсе 10-15 елдан булыр дип фаразлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100