news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тиздән Казанның сәүдә челтәрендә кәҗә сөте пәйда булачак

ТР Хөкүмәте фермеры Замир Фәтхуллинга нәселле кәҗәләр сатып алу өчен 500 мең сум акча бүлеп биргән

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Тиздән Казанның сәүдә челтәрендә кәҗә сөте пәйда булачак. ТР Хөкүмәте Татарстанның өлкән фермеры Замир Фәтхуллинга нәселле кәҗәләр сатып алу өчен кире кайтармау шарты белән 500 мең сум акча бүлеп биргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров белдерде.
З.Фәтхуллин берничә ел элек ягъни 70 яшендә фермер булган. Кәҗәләрне дә очраклы гына асрый башлаган. Ул еллар дәвамында йөрәк-кан системасы авырулары белән чирләгән. Ул дарулардан файда тапмагач көн саен кәҗә сөте эчә башлаган. Шулай итеп фермерның Салмачы бистәсе ишегалдында кәҗәләр пәйда булган. Хәзер аның 16 кәҗәсе бар, һәрберсе тәүлегенә 5 литр сөт бирә.
Күптән түгел фермер терлекләр санын 100 башка кадәр җиткерергә карар иткән. Әмма финанслау, җир һәм продукцияне сату белән бәйле проблемалар туган. Ул финанс яктан ярдәм итүне сорап Татарстан Президентына мөрәҗәгать иткән, ул мәсьәләне республика Хөкүмәте каравына тапшырган. Бу көннәрдә Министрлар Кабинеты фермерга кире кайтармау шарты белән 500 мең сум акча бүлеп бирү турында карар кабул ителгән.
Әмма өлкән кешегә зур фермерлык хуҗалыгын оештыру белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү мөмкин түгел. Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе З.Фәтхуллин хуҗалыгын Питрәч районының “Ватан” авыл хуҗалыгы тәэмин итү-эшкәртү кооперативы белән берләштерергә карар иткәннәр. Бу кооперативның хезмәткәрләре шәхси хуҗалыклардан сөтне сатып алып кына калмый, ә эшкәртә дә.
Хәзер “Ватан” хезмәткәрләре кәҗә сөтен, шулай ук аннан эшләнгән продуктларны тутыру өчен савытлар әзерли.
Җәй көне кәҗәләрне көтү һәм кышка печән әзерләү өчен 100 гектар җир кирәк, бу мәсьәлә дә хәл итү стадиясендә. Хәзер фермер З.Фәтхуллин, “Ватан” кооперативы рәисе З.Гыймранов Питрәч муниципаль районы башлыгы белән бу мәсьәләне хәл итәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot