news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тиздән Казаннан Түбән Камага туристлар өчен автобус маршрутлары ачылачак

Татарстан туроператорларына Түбән Кама потенциалын тәкъдим иттеләр.

(Казан, 3 октябрь, "Татар-информ"). Кичә Түбән Камада Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитеты һәм Татарстанның турагентство җитәкчеләре катнашында семинар-киңәшмә узды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Район башлыгы Айдар Метшин әйтүенчә, бүгенге көндә яңа этник маршрутлар әзерләнә.

Казан кунаклары Түбән Кама буенча экскурсиядә, Тукай, Гаилә паркларында була, шулай ук "Актай" спорт мәктәбе эшчәнлеге белән дә таныша.

Турагентство җитәкчеләре фикеренчә, киләчәктә туристлар өчен Казаннан Түбән Камага автобуста экскурсияләр оештырырга мөмкинлек бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100