news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тиздән кан хезмәте вәкилләре һәм кан донорлары – тыл хезмәтчәннәре хөрмәтләнәчәк

Тантаналы чарада ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин катнашуы ниятләнә

(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”). 7 нче май көнне сәгать 12дә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәгендә 1941-1945 нче елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә бәйрәм чарасы була.

Бу көнне фронтның алгы сызыкларында Җиңү өчен көрәшкән затларның сәламәтлеге һәм гомере бәрабәренә кан тапшырган һәм аны әзерләү белән шөгыльләнгән кешеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерү мөмкинлеге булачак.

Тантаналы чараны ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Республика кан үзәгенең баш табибы Рамил Тураев ачып җибәрәчәк. Аннан соң тыл хезмәтчәннәре хатирәләре белән уртаклашып, яшь буынга киңәшләрен бирәчәк. Чара танылган эстрада җырчысы Рәсим Низамов катнашында концерт белән үрелеп барылачак.

Кан үзәге бинасы янында Җиңүнең 70 еллыгына бакча утырту, “Донор, коткарылган гомерләр өчен рәхмәт сиңа!” мемориалына чәчәкләр салу тантананың кульминациясе булачак, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайты.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100