news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тиздән Икътисади үсеш министрлыгына яңа җитәкче билгеләнәчәк - Игорь Шувалов

РФ Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Россия икьтисади үсеш министры урынбасары һәм структура бүлекчәләре җитәкчеләре белән эшлекле киңәшмә үткәргән.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). РФ Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов Россия икьтисади үсеш министры урынбасарлары һәм структура бүлекчәләре җитәкчеләре белән эшлекле киңәшмә үткәргән. Ул ведомство хезмәткәрләренә «министрлык министрсыз озак тормас», дип белдергән.

Киңәшмә барышында министрлыкның агымдагы эшчәнлеге турында фикер алышканнар һәм коллективның хисап вакытынды бердәм эшләве кирәклеген искәртелгән. Игорь Шувалов барысына да “үз бурычларын профессиональ дәрәҗәдә башкару”ны йөкләгән, дип яза «Газета.ру» беренче вице-премьер секретариатына сылтама белән.

Моннан тыш, Шувалов декабрь аенда чираттагы коллегия үткәрелергә һәм анда шушы елның йомгаклары ясалып, киләсе елга бурычлар билгеләнергә тиеш дип белдергән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100