news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тиздән “Иделем акчарлагы” бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булачак

Тиздән “Иделем акчарлагы” бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булачак

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 14 октябрьдә Биектау районында урнашкан “Байтик” ял лагеренда яшь каләм тибрәтүчеләрнең “Идел” яшьләр үзәге тарафыннан ел саен уздырылып килүче “Иделем акчарлагы” дип исемләнгән бәйгенең йомгаклау туры үтәчәк.

Билгеле булганча, бәйгедә катнашырга теләк белдереп Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан, шулай ук Томски, Ижау шәһәрләреннән, Башкортстаннан һәм Оренбург өлкәсеннән барлыгы илледән артык яшь язучы мөрәҗәгать иткән иде. Шагыйрь Газинур Морат җитәкчелегендәге жюри яшь каләм ияләренең проза, шигърият һәм драматургия буенча иҗат җимешләрен карап чыгып, арадан иң яхшыларын гына сайлап алды. Нәтиҗәдә, финалга 35 конкурсант үтте. Аларның исемнәре 14 октябрьдә игълан ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot