Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тиздән футбол буенча ил җыелма командасы уеннарын Бөтенроссия дәүләт телерадиотапшырулар компаниясе каналларыннан күзләп булачак
Һәрхәлдә, компания трансляциягә эксклюзив хокукларны алуга бик якын тора
(Казан, 22 июль, “Татар-информ”). Моңа кадәр футбол буенча Россия җыелма командасы матчлары туры эфирда бары Беренче канал аша гына трансляцияләнсә, тиздән ил җыелма командасы уеннарын Бөтенроссия дәүләт телерадиотапшырулар компаниясе каналларыннан күзләп булачак. Һәрхәлдә, компания трансляциягә эксклюзив хокукларны алуга бик якын тора. Бу хакта федераль ММЧ хәбәр итә.
Аерым алганда, Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе Россия командасының Евро-2012 гә сайлап алу турнирында читтә уздырачак матчлар пакетын сатып алу турындагы сөйләшүләрне тәмамлаган. Ә менә җыелма команданың үзебездә уздыра торган матчларын трансляцияләү хокукын алу буенча сөйләшүләр әле дәвам итә. Компания бу матчларны рейтингтан чыгып, “Россия 2” (элекеге “Спорт”) һәм “Россия 1” телеканаллары аша күрсәтергә җыена.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз