news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тиздән «Дәһшәтле еллар кайтавазы» дигән китапны тәкъдир итү була

Тиздән «Дәһшәтле еллар кайтавазы» дигән китапны тәкъдир итү була

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). 17 июнь көнне Казанның М.Горький исемендәге мемориаль музеенда ТРның Татар фольклорын җыйнау, өйрәнү, саклау һәм пропагандалау буенча дәүләт үзәге тарафыннан дөнья күргән «Дәһшәтле еллар кайтавазы» дип исемләнгән китапны тәкъдир итү булачак. Китап тулысы белән Бөек Җиңүнең алтмыш еллыгына багышланганлыктан, бу чарада Казан шәһәрендә яшәүче берничә сугыш ветераны да катнашачак.

Әлеге хезмәткә милләттәшләребезнең сугыш чорындагы бай халык авыз иҗаты тупланган. Шулай ук сугыш чорында башкарылган җырлар, бәетләр һәм шигырьләр, мәзәкләр, такмаклар һәм табышмаклар да урын алган. Шунысы да үзенчәлекле: китапка татар әдәбиятында исемнәре билгеле булмаган фронтовикларның сугыш елларындагы фронт газеталарында басылган шигырьләре һәм фоторәсемнәре дә кертелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot