Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тиздән Башкортстанда керкә балыгы тотып, тирмәдә ял итеп ятарга мөмкин булачак
Күгәрчен районы эшмәкәрләре ирле-хатынлы Фәткуллиннар туристларга шундый хезмәт күрсәтергә уйлый.
(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”). Башкортстанда Күгәрчен районының Югары Биккүз авылы янында керкә балыгы үрчетү хуҗалыгы эшли. Хуҗалары – ирле-хатынлы Фәткуллиннар. Алар - районда танылган эшмәкәрләр. 10 еллап инде мөгезле эре терлек, ат үрчетәләр һәм кәҗә сөтеннән кымыз ясау белән шөгыльләнәләр. Бу хакта "Башинформ" яза.
Күгәрчен районы газетасы хәбәр итүенчә, Фәткуллиннар ферма тирәсендә туристлар өчен ял урыны ясарга уйлыйлар.

“Безнең төбәктә сулыклар күп, балык аз. Киләчәктә биредә тирмәләр куеп, туристлар өчен уңайлы ял урыны оештырырга уйлыйбыз. Керкә балыгы һәм уылдык белән якындагы район-шәһәр туклану нокталарын да тәэмин итәргә исәп бар”, - диләр фермерлар.
Узган ел Фәткуллиннар Бөрьян һәм Белорецк районнарында узган агротуризм семинарларында катнашкан. Алар алдагы җәйдә туристларны Күгәрчен районы керкә балыгы белән сыйларга җыена.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз