Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тиз түләү системасы буенча үзеңә зур күләмдә акча күчерү мошенниклык билгесенә кертеләчәк
Россия Банкы мошенниклык операцияләре билгеләре исемлеген тулыландырырга, анда Тиз түләүләр системасы аша үз-үзеңә зур күләмдә акча күчерүләрне дә кертергә ниятли. Үзәк Банкның мәгълүмати иминлек департаменты директоры Вадим Уваров РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, мошенниклар гражданнарны үз акчаларын төрле банклардагы счетлардан Тиз түләүләр системасы аша алар исеменә рәсмиләштерелгән бер счетка күчерергә күндергән очраклар ешайган. Шуннан соң җинаятьчеләргә, бу счетка кереп, акча урлавы җиңеләя.
«Шуңа күрә Тиз түләүләр системасы буенча үз-үзеңә зур күләмдә акча күчерүләрне без мошенниклык билгеләренең яңартылган исемлегенә кертергә ниятлибез», - дип искәртте Уваров.
Ул ачыклык керткәнчә, әгәр клиент шул ук көнне моңа кадәр ярты ел дәвамында акча күчермәгән икенче бер кешегә акча күчерергә ниятләсә, банклар мондый операцияне исәпкә алачак.
Үзәк банк шикле билгеләр исемлеген бер ел эчендә беренче тапкыр киңәйтергә ниятли. Регулятор вәкиле билгеләп үткәнчә, бу вакыт эчендә мошенникларның оператив җавап кайтаруны таләп иткән яңа схемалары барлыкка килгән.
Россия Банкы мошенниклык операцияләре билгеләренең яңартылган исемлеге урын алган боерыкны якын арада чыгарырга ниятли.
Уваров элегрәк хәбәр иткәнчә, бер ел эчендә мошенниклар белән көрәшнең нәтиҗәлелеге өч тапкырга диярлек арткан. Бүген мошенникларга акча күчерүдә 146 омтылышның берсе генә уңышлы тәмамлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз